news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның иң зур медиахолдингы - «Татмедиа» АҖ үзенең 13 еллыгын билгеләп үтә

Компания 98 газетаны, 14 журналны, 17 телеканалны, 12 радиоканалны, 81 интернет-сайтны һәм «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгын берләштерә.

Татарстанның иң зур медиахолдингы - «Татмедиа» АҖ үзенең 13 еллыгын билгеләп үтә

(Казан, 1 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда 160тан артык басма һәм электрон гаммәви мәгълүмат чарасын, шулай ук Идел буенда иң зурлардан булган «Идел-Пресс» полиграфия комплексын берләштергән «Татмедиа» холдингы үзенең 13 еллыгын билгеләп үтә. Ул 2007 елның 1 октябрендә Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев указы белән оештырыла.

Хәзерге вакытта «ТАТМЕДИА» 70 филиалны, 98 район, шәһәр һәм республика газетасын, 14 журналны, 17 телеканалны, 12 радиоканалны, 81 интернет-сайтны һәм «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгын үз эченә ала. Компания рус, татар, чуваш һәм удмурт телләрендә газета-журналлар нәшер итә. Холдингта 1700 хезмәткәр эшли.

Коммуникациянең традицион каналлары белән беррәттән, бүген «Татмедиа» социаль челтәрләр, мессенджерлар һәм видеохостинглардагы (Instagram, Telegram, YouTube, TikTok, ВКонтакте, Одноклассники, Facebook, Twitter, Whatsapp) барлык популяр мәйданчыкларда тәкъдим ителгән. Компания берләшмәләренең гомуми саны 300дән артык сәхифәне, мессенджерлардагы 50 каналны һәм 100 YouTube-каналны тәшкил итә.

Басма контенттан тыш, холдинг составындагы гаммәви мәгълүмат чаралары көн саен электрон текст, аудио һәм видео форматларында контент җитештерә. Гаммәви мәгълүмат чаралары сайтларында көн саен 3 меңнән артык уникаль материал, социаль челтәрләрдә исә 3,2-5,5 мең пост урнаштырыла. «Татмедиа» АҖ сайтларының уникаль кулланучылар саны 2020 елның гыйнвар-сентябрь айларында 108,3 миллион кеше (узган елга карата +58,4 процент) тәшкил иткән. 2020 елның сентябренә «Татмедиа» АҖ берләшмәләрендә язылучыларның гомуми саны 2,2 миллион кешегә (узган елга карата +16,5 процент) җиткән. Бер ел эчендә «Татмедиа» АҖ берләшмәләрендә аудиторияне җәлеп итү күрсәткече уртача 15,4 процентка арткан.

2020 елда ваклап сату актив рәвештә үсүен дәвам итте. Бүгенге көндә «Татмедиа» басмалары Татарстан Республикасының барлык шәһәр-районнарындагы 451 ноктада сатыла. Быел Казанда кеше күп йөри торган урыннарда беренче тапкыр газета-журналлар сату буенча вендинг автоматлары урнаштырылды. Ел башыннан алып «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең метро станцияләрендә, зур хастаханәләрдә, Казан тимер юл вокзалында, Агропаркта ун сәүдә аппараты куелды. 2020 елның 5 аенда барлыгы 6,7 мең нөсхә журнал, 227,7 мең нөсхә район һәм шәһәр газеталары сатылган.

«Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең кайбер гаммәви мәгълүмат чаралары пандемия чорында газета-журналларның тиражы кимегән вакытта аның азаюына юл куеп кына калмады, хәтта тиражларын арттырды да. Әйтик, «Нижнекамская правда»ның тиражы — 28,5, «Шәһри Казан»ныкы – 11, «Туган як»ныкы – 18,8, «Теләче» газетасының тиражы 7,6 процентка артты. Моннан тыш, «Казанские ведомости» газетасының тиражы — 1,9, «Казан утлары»ныкы 2,4 процентка үсте. 2019 елның икенче яртыеллыгы белән чагыштырганда «Чаян» (8,7 процент), «Казань» (2,7), «Безнең мирас» (2,7) журналлары тиражларын арттырды. 2020 елның икенче яртыеллыгында газета-журналларның гомуми тиражы 225,7 мең данә тәшкил итте.

«Татмедиа» яңалыклары сайт-агрегаторы tatmedia.ru - LiveInternet сервисы мәгълүматлары буенча Татарстанда иң популяр сайтлар рәтендә. Берничә ай дәвамында холдинг республикадагы барлык сайтлар арасында айлык рейтингта беренче урынны били. Уникаль кулланучыларның уртача күрсәткече ай саен Татарстаннан 700 мең кеше тәшкил итә. Шул ук вакытта, агрегатор LiveInternet версиясе буенча илнең иң популяр 60 сайты арасына керә.

«Идел-Пресс» полиграфия комплексында ел саен 19 миллионнан артык китап дөнья күрә, предприятиенең территориясе 16 мең квадрат метр тәшкил итә.

«Татмедиа» акционерлык җәмгыятендә соңгы дүрт елда 71 YouTube-канал булдырылды. Бүгенге көндә аларга язылучыларның гомуми саны 130 меңнән артык кеше тәшкил итә. Биредә көн саен Татарстанның барлык почмакларыннан сюжетлар чыга, шулай ук республикада үткәрелә торган рәсми һәм мәдәни чаралардан туры трансляцияләр оештырыла. «Татмедиа» холдингының яңа проекты булган Junior (ул балалар һәм яшьләр өчен татар телендә күңел ачу һәм белем бирү характерындагы YouTube проектларны үз эченә ала) өстенлекле юнәлешләрнең берсе санала.

Моннан бер ел элек оештырылган «Татмедиа»ның Telegram-каналы – холдингның иң зур телеграм-каналы. Бүгенге көндә анда 9,5 меңнән артык кеше язылган. Көн саен биредә Татарстанда булган 30га якын төп яңалык һәм дөньядагы иң игътибарга лаеклы вакыйгалар турында хәбәрләр чыга.

2020 елда «Татмедиа» акционерлык җәмгыятендә «Ялкын», «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналларының балалар медиалабораториясе ачылды. Әлеге медиалабораториядә балалар һәм яшүсмерләр татар телендәге уникаль контентның авторлары ролендә чыгыш ясый, үзләрен медиатармакның төрле юнәлешләрендә сынап карый. Медиалаборатория ярдәмендә журнал контентының балалар һәм яшьләр арасында популяр булган мәйданчыкларда (YouTube, TikTok һәм Instagram) интеграциясе барлыкка килә.

2020 елда «Татмедиа медиамәктәбе» оештырылды, аның бурычы медиатармак хезмәткәрләренең квалификациясен арттыру һәм аларга өзлексез белем бирүдән гыйбарәт. Быелның башыннан алып «Татмедиа медиамәктәбе» район белгечләрен укыту буенча 5 программа оештырды.

«Татмедиа»да «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы базасында булдырылган медиаүзәктә елына актуаль социаль-иҗтимагый, сәяси һәм мәдәни характердагы 500дән артык матбугат конференциясе оештырыла һәм үткәрелә.

Холдинг составындагы быелның 7 маенда ачылган «Китап» радиостанциясенең кушымтасын AppStore һәм Google Play ярдәмендә инде 10 мең тапкыр йөкләп алганнар. «Китап»тан тыш, холдингка тагын Татарстанның төрле шәһәр-районнарында эшли торган 11 радиоканал керә.

«Татмедиа»да Татарстанда иң зурлардан саналган фотобанк тупланган, анда узган гасырның урталарыннан алып бүгенге көнгә кадәр республикадагы иң әһәмиятле вакыйгаларны чагылдырган фотокадрлар саклана. Медиахолдинг Татарстанның җәмәгать урыннарында даими рәвештә тематик фотокүргәзмәләр оештыра.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100