Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда 8 миллион сумга ике «Кванториум» мобиль технопаркы барлыкка киләчәк
Мобиль парк Чаллы һәм Алабугадагы стационар технопарклар базасында булдырылачак.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 1 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда 8 миллион сумга ике «Кванториум» күчмә технопаркы булдырырга ниятлиләр. ТР Премьер-министры Алексей Песошин шул хактагы карарны имзалаган.
Карар нигезендә, күчмә станция 1,54 миллион сумлык «Газель-Некст» һәм 1,8 миллион сумлык Buisness Van трейлерыннан гыйбарәт булачак. Моңа шулай ук иминиятләштерү, кышкы шиннар, фаркоп, автомобильне брендлаштыру, мебель һәм саклау-стоянка рәвешендәге опцияләр дә (гомуми күләме – 587 мең сум) өстәлә.
«Без әлегә бу „Газель“ яки „КАМАЗ“ булыр дип уйлыйбыз. Аларны быел ук файдалануга тапшырырга ниятлибез», - дип хәбәр иттеләр Әлмәт шәһәренең «Кванториум» балалар технопаркыннан.
Базаның эчендә «Кванториум» балалар технопаркларына туры килә торган эш өстәлләре һәм җиһазлар урнаштырылачак.
Күчмә технопарклар Минзәлә, Менделеевск, Зәй, Сарман, Актаныш, Әгерҗе, Түбән Кама, Әлмәт, Алабуга, Мамадыш һәм Чистай районнарына хезмәт күрсәтәчәк. 2020 елда аларда ике меңнән артык кешене өйрәтергә ниятлиләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз