news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Садыйков: ТАТМЕДИА оешу белән мәгълүмат чаралары өчен үсештә яңа вектор билгеләнде

«ТАТМЕДИА» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков хезмәткәрләрне компаниянең туган көне белән котлады.

Садыйков: ТАТМЕДИА оешу белән мәгълүмат чаралары өчен үсештә яңа вектор билгеләнде
"Татар-информ" архивы

(Казан, 1 октябрь, «Татар-информ»). 2007 елның 1 октябрендә Татарстан Республикасы медиакартасында беренче тапкыр «ТАТМЕДИА» ААҖ барлыкка килде һәм Татарстандагы гаммәви мәгълүмат чаралары өчен яңа, куәтле үсеш векторы билгеләнде, дип белдерде «ТАТМЕДИА» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков.

«Бер яктан без – яшь компания, ә икенче яктан безнең артта зур тарих тора. Шушы елларда безнең һәркайсыбыз медиатармак үсешенә үз өлешен кертеп килә. Без һәрвакыт нәрсә кызыклы булачагы турында уйлыйбыз, яңа форматлар эзлибез һәм табабыз, Татарстан халкына мөһим вакыйгалар хакында сөйлибез. Технологияләр белән бергә безнең гаммәви мәгълүмат чаралары да үзгәреш кичерә. „ТАТМЕДИА“ акционерлык җәмгыяте профессиональ һәм оешкан команда ярдәмендә һәрвакытта да заман белән бергә атлар дип ышанам. Сезнең һәркайсыгызга ныклы сәламәтлек, кызыклы бурычлар һәм дус-тату коллективта уңышлы эшләвегезне теләп калам. Барлык уй-ниятләребез дә чынга ашсын. Сезгә һәм гаиләләрегезгә иминлек телим!» - диде Шамил Садыйков.

2007 елның 1 октябрендә Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев указы белән «ТАТМЕДИА» ААҖ оеша.

Хәзерге вакытта «ТАТМЕДИА» 1700дән артык хезмәткәрне, 70 филиалны, 98 район, шәһәр һәм республика газетасын, 14 журналны, 17 телеканалны, 10 радиоканалны, 80 интернет-сайтны һәм «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгын үз эченә ала. Компания рус, татар, чуваш һәм удмурт телләрендә газета-журналлар нәшер итә.

Бүгенге көндә «ТАТМЕДИА» - Россиянең иң зур төбәк медиакомпанияләреннән берсе. «ТАТМЕДИА» редакцияләре көн саен 3 мең уникаль яңалык, 5 мең пост әзерли.

tatmedia.ru сайтына аена 4,2 миллион уникаль кулланучы керә, ул Россиядәге әйдәп баручы 60 сайт арасында лаеклы урынны били. Татарстан сайтлары арасында исә укучылар саны буенча беренче урында тора (LiveInternet).

«ТАТМЕДИА» берләшмәләрендә язылучыларның гомуми саны 2,2 миллион кешегә җитә.

«Татар-информ» агентлыгы элегрәк 2020 елның гыйнвар-апрель айларында компаниянең 175 мең нөсхә газета-журнал сатуы хакында хәбәр иткән иде. Шуларның 16,7 меңе – республика газета-журналлары.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100