news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Көзге чакырылышта Татарстаннан 3 мең егет армия сафларына алыначак

Татарстан Республикасы җыелма пунктыннан егетләрне армиягә беренче җибәрү 15 октябрьдән башлана.

Көзге чакырылышта Татарстаннан 3 мең егет армия сафларына алыначак
Рамиль Гали

(Казан, 1 октябрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Беренче октябрьдән Татарстан һәм бөтен Россия буенча көзге чакырылыш кампаниясе башланды. Октябрь–декабрь айларында безнең республикадан армия сафларына өч меңнән артык егет озатылачак. Бу хакта бүген «Татар-информ»да үткән матбугат конференциясендә Татарстан Республикасының хәрби комиссары Сергей Погодин хәбәр итте.

«Бүген безнең илдә һәм республикада 2020 елның көзге чакырылыш кампаниясе эшли башлады. Россия Федерациясе Президенты боерыгы нигезендә октябрь–декабрь айларында Россиядә армия сафларына 1993-2002 елларда туган 128 мең кеше алыначак. Аларда армиядә хезмәт итүне кичектерү яки азат ителү хокукы юк. Гражданнарны чакыру агымдагы елның 1 октябреннән 31 декабренә кадәр гамәлгә ашырылачак», — диде ул.

Безнең республикадан коры җир гаскәрләренә хәрби хезмәткә алынучыларның гомуми саныннан 46 проценты җибәреләчәк, Милли гвардия гаскәрләренә — 13 процент, хәрби-диңгез флотына — 10 процент, һава-космик көчләргә — 9 процент, һава-десант гаскәрләренә һәм махсус частьларга хәрби хезмәткә алынучыларның 9 проценты, стратегик билгеләнештәге ракета гаскәрләренә — 8 процент, ә башка бүлекчәләргә — 5 процент.

Татарстан Республикасы җыелма пунктыннан егетләрне армиягә беренче җибәрү 15 октябрьдән башлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100