news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешәндә ялгыз өлкәннәрне бәйрәмгә чакырдылар

Районда «Өлкәннәр көне» уңаеннан бәйрәм чаралары узды.

Чирмешәндә ялгыз өлкәннәрне бәйрәмгә чакырдылар
Марат Гомәров

(Чирмешән, 1 октябрь, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Марат Гомәров). Бүген районның инвалидлар җәмгыяте оешмасы ялгыз яшәүче иллегә якын кешене «Өлкәннәр көне» уңаеннан бәйрәм чараларына чакырды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Кунакларны район башкарма комитетының архив бүлегенә алып керделәр: олы кешеләрнең анда да гозерләре булырга мөмкин. Аннан әбиләр, бабайлар музейга юл алды. Район үзәгендәге матур кафеда исә өлкәннәр өчен табын көйләнгән. Бер чор кешеләренең искә алырлык хатирәләре, сөйләшер сүзләре бар.

«Язмыштыр инде, мин ялгыз кеше, 67 яшьтәмен. Ике баш мөгезле эре терлек, ат асрыйм. Җәен авылда фермер Салават Камаловка вак-төяк эшләрендә бераз булышкалап йөрдем. Күңел гел яшьлектә, картаясы килми. Яшьләр янында яшьләрчә, картлар янында картларча инде без», — ди элек авылда электрчы, радист, киномеханик булып эшләгән Минсабир Камашев.

Чараның тагын бер кунагы — Чирмешәннән Нина Цивильскаяга 73 яшь. Ул 25 ел район май-сыр заводында хезмәт куйган.

«Без ясаган сыр заманында бик данлыклы иде. Дөрес, хезмәте авыр булды, әүвәл, 1970 елларга кадәр, күп эшне кул көче белән башкарырга туры килде. Сәламәтлекнең бер өлеше анда калгандыр. Ирем өченче кызыма өч яшь вакытта, 42 яшендә дөнья куйды. Хәзер кызларым өчесе дә Чирмешәндә яшиләр. Хәлемне белеп торалар. Тормыштан зарланмыйм, пенсиям җитә» — дип сөйләде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100