news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Айдар Метшин Түбән Камада дамба һәм экопарк төзү барышын тикшерде

Ике километрдан артык озынлыктагы дамбаны реконструкцияләү якынча бер миллиард сумга төшә.

Айдар Метшин Түбән Камада дамба һәм экопарк төзү барышын тикшерде
https://tat.e-nkama.ru/

(Казан. 1 октябрь, «Татар-информ»). Түбән Кама шәһәре мэры Айдар Метшин Кама яры дамбасын төзекләндерү һәм экопарк төзелеш мәйданчыгында эш барышын тикшерде. Кызыл Чишмә дамбасын реконструкцияләү — түбәнкамалылар берничә ел көткән проект. БУ турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Яр буе корылмасының авария хәлендә булуы халык өчен зур куркыныч тудыра килде. Язгы ташу чорында су басу зонасына 500гә якын кеше яшәгән 3 торак пункт, 3 балалар сәламәтләндерү лагере, бакча кишәрлекләре һәм 100дән артык инженерлык инфраструктурасы объекты керде.

Ике километрдан артык озынлыктагы дамбаны реконструкцияләү якынча бер миллиард сумга төшә. Проект терәк стена, монолит тимер-бетон борыс, авыш беркетмәне урнаштыруны күздә тота. Яр буе полосасын саклау өчен, вак таштан төбен ныгыту каралган. Эшне «Ак барс» төзелеш компаниясе башкара.

«Безнең бурыч — дамбаны быел төзекләндереп бетерү. Билгеләнгән вакытта барысын да сыйфатлы итеп эшләргә кирәк», — диде шәһәр мэры. Түбән Кама муниципаль районы башлыгы дамбаны ныгыту белән бергә юл полотносын төзекләндерү дә планлаштырылуын билгеләп үтте: «Без бу мәсьәлә буенча эшлибез, чөнки монда җәйге чорда транспорт хәрәкәте көчле, ә юл начар хәлдә. Без шулай ук бу маршрутта җәяүлеләр юлы булдыру турында да уйлаячакбыз».

Кызыл Чишмәдә урнашкан экопарк төзелешен 2022 елга тәмамлау планлаштырыла. Бүгенге көндә биредә 3 мең квадрат метр мәйданда беренче этап эшләре тәмамланып килә. Проект буенча экопарк территориясендә сулык, экологик сукмаклар булдырылган, бүгенге көндә паркка керү урыны эшләнә. 2 мең агач һәм куак утыртылган, алар арасында — кедр, имән, сакура. 45 млн сумлык беренче этап иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерү республика программасы хисабына башкарылган.

Киләчәктә экопаркның 15 гектарга якын мәйданында өрәңгенең сирәк очрый торган төрен, Сербия чыршысы, ак чыршы утырту, альпинарийлар булдыру күздә тотыла.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100