news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда яшәүчеләр тәүлек эчендә онлайн ипотека рәсмиләштерә алачак

75 төбәктә «24 сәгать эчендә ипотеканы электрон теркәү» проекты гамәлгә ашырыла, диде Росреестр башлыгы

(Казан, 1 сентябрь, «Татар-информ», Павел Климчак). 1 сентябрьдән Татарстанда электрон ипотеканы билгеләнгән 5-7 көн урынына 24 сәгать эчендә рәсмиләштерергә мөмкин. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Росреестр башлыгы Олег Скуфинский сөйләде.

Ведомство теркәү вакытын кыскарту буенча җитди алга китеш ясады. РФ Хөкүмәте кушуы буенча, быел Мәскәү өлкәсендә 24 сәгать эчендә фатирларга килешүләрне электрон теркәү буенча сынау проектын гамәлгә ашыру башланды — норматив сроктан 5 тапкыр тизрәк.

«75 төбәктә шулай ук „24 сәгать эчендә ипотеканы электрон теркәү“ проекты гамәлгә ашырыла. 2024 елга тулаем ил буенча бер көндә милек хокукын теркәү һәм кадастр исәбенә кую срокларын тәэмин итәргә планлаштырабыз», — дип өстәде Росреестр башлыгы.

Узган ел Хөкүмәт Рәисе Михаил Мишустин кушуы буенча ведомство бөтен ил территориясен анализлады һәм торак төзелеше өчен яраклы 100 мең гектар чамасы мәйданлы территорияне һәм 5 мең җир кишәрлеген һәм ачыклады.

«Гражданнарга һәм бизнеска уңайлы булсын өчен бу җирләр турында мәгълүмат „Төзелеш өчен җир“ сервисы кысаларында Ачык кадастр картасында урнаштырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100