news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Мамадышка — 240!» тарихи- хронологик интерактив экспозиция тәкъдим ителде

Мамадыш районының 240 еллык юбилеена багышланган бәйрәм чаралары узды.

 «Мамадышка — 240!»  тарихи- хронологик интерактив экспозиция тәкъдим ителде
https://tatar-congress.org/

(Казан, 1 сентябрь, «Татар-информ»). Мамадыш районының 240 еллык юбилеена багышланган бәйрәм чаралары төрле мәйданчыкларда бик күп кунаклар катнашында узды. Мамадыш шәһәренең Туган төбәкне өйрәнү музее каршындагы мәйданда шәһәрнең төрле чорлардагы вакыйгаларын чагылдырган «Мамадышка — 240!» дип исемләнгән тарихи- хронологик интерактив экспозиция эшләде.

Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Мамадыш тарихында мөһим булган вакыйгаларны чынбарлыктагыча күрсәтү өчен кырыктан артык персонаж катнашты. Рольләрне башкару өчен кечесеннән алып зурына кадәр — төбәк тарихын өйрәнүчеләр, яшьләр, өлкәннәр, укучылар, укытучылар, мәдәният, район музейлары хезмәткәрләре, шәһәр кешеләре җәлеп ителде.

Монда Мәмдәш карт һәм аның гаиләсен дә, Пугачевны да, Бәхтияр Канкаевны да, Екатерина II не дә, Рәүф Сабировны да, Щербаковны да һ.б. күрергә мөмкин иде. Килгән кунакларны музей хезмәткәре Гөләндәм Даутова әлеге экспозиция буйлап йөртеп, һәркайсы алдында аерым тукталып, төбәгебез өчен мөһим булган вакыйгалар белән кыскача таныштырып барды, шул ук вакытта персонажлар телгә килеп, үз рольләрен башкардылар.

Бу эшне башкарып чыккан Мамадышның Туган төбәк тарихын өйрәнү музее директоры Минзилә Садриева җитәкчелегендәге музей хезмәткәрләре үзләренең чын профессиональләр икәнлекләрен тагын бер кат расладылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100