news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Мәйдан» журналына яңа баш мөхәррир билгеләнде

«Әдәбият өлкәсендә билгеле кешене эзләдек, озак кына эзләгәч, „Көмеш кыңгырау“ да ул кешене таптык. Актив кына эшләп килүче, танылган, иҗат өлкәсендә билгеле, перспективалы кеше», — диде Шамил Садыйков.

«Мәйдан» журналына яңа баш мөхәррир билгеләнде
фото "ВКонтакте" социаль челтәреннән алынды

(Казан, 1 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). «Мәйдан» журналы баш мөхәррире итеп Лилия Фәттахова билгеләнде. «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков яңа вазифага билгеләнгән редактор һәм «Мәйдан» журналы алдында торган бурычларны әйтте. 

«Факил абый вазифадан үз теләге белән китте, без аның белән бергәләп, Чаллыда иҗат өлкәсендә билгеле булган талантлы журналистны эзли башладык», — диде ул. Ул бу вазифага әдәбият өлкәсендә билгеле кеше эзләнгәнен искәртте, чөнки бу әдәби журнал. «Без озак кына эзләгәч, «Көмеш кыңгырау“да ул кешене таптык. Актив кына эшләп килүче, танылган, иҗат өлкәсендә билгеле, перспективалы кеше», — диде Шамил Садыйков.

«Бу журнал Чаллыдагы милли-мәдәни тормышны кайнатып торучы булырга тиеш. Аның бурычы журналны кәгазь формасында гына бастырып чыгару түгел, иҗади эзләнүләр, экспериментлар үткәрә, шигъриятне, прозаны популярлаштыра торган бер үзәк булырга тиеш ул. Активлык, халык, авторлар белән эшләү кирәк», — диде «Татмедиа» АҖ генераль директоры. Ул яңа авторлар Мәйдан» кысаларында үзләренең иҗатларын күрсәтә алачакларын искәртте.

Лилия Фәттахова «Татар-информ» хәбәрчесенә бу тәкъдим белән үзенә берәр ай элек мөрәҗәгать иткәннәрен әйтте. 

«Каршы килдем, чөнки „Көмеш кыңгырау“дагы үз эшемне яратам. Урыным балалар тирәсендә дип саныйм, миңа ул зур канәгатьлек бирә, дидем. Белемем буенча мин укытучы, 20 еллык мөгаллимлек стажым бар. Сөйләшә торгач, „Мәйдан“ да әдәби мохит миңа шулай ук якын булыр дип уйладым. Редакторым Ризидә Гасыймова „җибәрәсе килми, ләкин ул синең урының“ дигәч, ризалашырга булдым», — диде.

«Планнар инде өлгереп килә. Быел „Мәйдан“ның 20 еллыгы. Аны зурлап билгеләп үтәсе бар. Журнал бик матур эчтәлекле, аны халыкка җиткерү өчен социаль челтәрләрнең бөтен мөмкинлекләрен файдаланасы бар. Кама аръягы каләм тибрәтүчеләре өчен ул зур әдәби мәйдан булып, үзенең таралу киңлеген арттырсын иде», — дигән теләген җиткерде Лилия Фәттахова. 

«Яңа авторлар эзләү, яшь каләм ияләрен табу, барлау юнәлешен дәвам итәрбез дип уйлыйм. Татар сүзен ишеттерергә мөмкин булган барлык чараларда катнашырга исәплибез», — дип планнары белән уртаклашты яңа баш мөхәррир.

Лилия Рәфхәт кызы Фәттахова 1972 елның 22 октябрендә Яңа Чишмә районы Чаллы Башы авылында дөньяга килә. Казан дәүләт педагогика институтын тәмамлап, Яңа Чишмә гимназиясендә татар теле һәм тарих укыта. 2009-2013 елларда район мәгариф бүлегенең методик-мәгълүмати үзәгендә милли мәгариф буенча методист булып эшли; районның тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары берләшмәсен җитәкли. 2017 елга кадәр Яңа Чишмә урта мәктәбендә тарих һәм җәмгыять белеме укыта. Югары категорияле укытучы, ТР ның «Иң яхшы укытучы», «Педагог-остаз» һ.б. грантлар иясе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100