news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Польша Россия белән авиаэлемтәне яңарта

Польша Хөкүмәтенең яңа карары 2 сентябрьдән 15 сентябрьгә кадәр гамәлдә.

(Казан, 1 сентябрь, «Татар-информ»). Польша Россия белән авиаэлемтәне яңарта. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Польша хөкүмәте коронавирус пандемиясе аркасында авиаэлемтәне гамәлгә ашыруны тыя торган 44 илдән торган исемлек бастырган. Россияне исемлектән төшереп калдырганнар.

Польша самолетларын кабул итмәгән дәүләтләр арасында Испания, АКШ, Бразилия, Әрмәнстан, Румыния бар. Исемлектән Россияне генә түгел, Кытай һәм башка илләрне дә төшереп калдырганнар.

Яңа карар 2 сентябрьдән 15 сентябрьгә кадәр гамәлдә. Тыю рейсны республика Премьер-министры ризалыгы белән башкара торган самолетларга һәм хәрби очышларга кагылмый.

Элегрәк Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы башлыгы  белдерүенчә, саклык чараларын үтәү шарты белән, карантиннан соң илләрне ачуны оешма хуплый.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100