Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Плацкарт һәм гомуми вагоннарга билетлар бәясе артачак
Боерык проектын монополиягә каршы федераль хезмәт җәмәгатьчелек фикер алышуы өчен урнаштырды.
(Казан, 1 сентябрь, «Татар-информ»). Монополиягә каршы федераль хезмәт (ФАС) 2021 ел башыннан плацкарт һәм гомуми вагоннарда пассажирлар ташу тарифларын 3,7 процентка индексацияләргә тәкъдим итте. Шул турыдагы боерык проектын монополиягә каршы федераль хезмәт җәмәгатьчелек фикер алышуы өчен урнаштырды. Бу хакта «Российская газета» хәбәр итә.
Хөкүмәт карары буенча Россия тимер юл тарифларын индексацияләү алдагы ике ел эчендәге инфляцияне һәм икътисади үсеш министрлыгының инфляция буенча фаразын исәпкә алып башкарыла. Агымдагы елда тарифлар үсеше 3,5 процентка чикләнгән иде.
Монополиягә каршы федераль хезмәт боерыгы проекты нигезендә, «Федераль пассажир компаниясе» тарифларны җайга салуның сыгылмалы графигы сакланачак: тарифлар дәрәҗәсе иң чик чорларда, аерым алганда, җәй көне артачак һәм калган вакытта кимиячәк. Сыгылмалы график индексының максималь күләме - 1,2, индексның уртача еллык күрсәткече 1,0 дәрәҗәсе белән чикләнгән.
Купе вагоннарында һәм беренче класслы вагоннарда пассажирлар ташу бәясен федераль антимонополия хезмәте белән килешенеп «Федераль пассажир компаниясе» билгели.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз