Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Миңнеханов Казанда яңа уку елында мәктәп укучыларын ничек ашатачакларын тикшерде
1 сентябрьдән Казанда түбән сыйныф укучыларын бушлай кайнар аш белән тәэмин итәчәкләр.
(Казан, 1 сентябрь, «Татар-информ», Вероника Ваганова). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның Азык-төлек һәм социаль туклану департаментында булды. Ул биредә яңа уку елында мәктәп укучыларын ничек ашатачакларын тикшерде.
Президентка департамент белән хезмәттәшлек итә торган Татарстан компанияләренең продукциясен, ике атналык ризык запасы булган складны һәм яңа су чистарту станциясен күрсәттеләр.
Шуннан соң Миңнеханов түбән сыйныф укучылары өчен яңа төрдәге бушлай меню (аңа пылау, балык кәтлите белән пюре, тавык итеннән кыздырма һ.б. ризыклар керә) һәм өлкән сыйныфлар өчен әзерләнгән меню белән танышты.
«Меню 12 көн дәвамында кабатланмый», - диде департамент башлыгы Рима Мөхәммәтшина.
1 сентябрьдән Казанда түбән сыйныф укучыларын бушлай кайнар аш белән тәэмин итәчәкләр. Татарстанда I-IV сыйныфларда белем алучы барлыгы 200 меңнән артык укучыны бушлай кайнар ризык белән тәэмин итү күздә тотыла. Дүрт айда әлеге максатлар өчен чыгымнарның күләме 859,8 миллион сум тәшкил итәчәк. Шул исәптән федераль казнадан — 498,7 миллион сумнан артык, республика бюджетыннан 361,2 миллион сум акча юнәлдереләчәк.
Шунысын да искәртик: Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга еллык Юлламасында I-IV сыйныфларда белем алучы барлык укучыларны бушлай кайнар аш белән тәэмин итү бурычын куйды. Аерым алганда, түбән сыйныф укучыларының барысы да көненә бер тапкыр кайнар ризык ашарга тиеш.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз