news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кырымда август аенда ике миллионнан артык турист ял иткән

Төбәк башлыгы Сергей Аксенов сүзләренә караганда, бу узган елгы күрсәткечтән 15 процентка күбрәк.

(Казан, 1 сентябрь, «Татар-информ»). Кырым курортларында август аенда 2 миллионнан артык турист булган, бу, узган ел белән чагыштырганда, 15,3 процентка күбрәк. Бу хакта «ВКонтакте»дагы битендә республика башлыгы Сергей Аксенов хәбәр итте.

«Курорт сезонының икенче аенда, 1-31 августта, Кырымда 2 миллион 106 меңнән артык турист ял итте. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 15,3 процентка күбрәк», - дип язган Аксенов.

2020 елда ярымутрауда курорт сезоны пандемия аркасында тоткарлану белән башланды. Республика, төрле бәяләүләр буенча, 1 миллионнан 2 миллионга кадәр туристны югалткан. Июль аенда төбәк 1,5 миллион кеше кабул иткән. Кырым хакимиятләре август аенда 1,8 миллион ял итүче килер дип өметләнгән.

Аксенов август аенда Кырым күпере буйлап автомобиль һәм автобусларда ярымутрауга килгән туристлар өлеше 70,2 процент тәшкил иткән, дип белдергән. «Авиаочыш 25 процентка җитте, тимер юл буенча - 4,5 процентка һәм 1 проценттан кимрәге - Әрмән, Джанка, Перекоп участокларында РФ дәүләт чиге аша килде», - дип хәбәр итте республика башлыгы.

1 июльдән 1 сентябрьгә кадәр Кырымда барлыгы 3 миллион 539 мең турист ял итте, дип җиткерә ул. «Бүгенге көндә республикада 826 урнаштыру объекты эшли, алар Роспотребнадзорның барлык киңәшләрен үтәү буенча үз өстенә алган. Кырымның көньяк ярында кунакханәләр йөкләнеше 95 процентка җиткән. Кырым буенча уртача алганда, номер фонды 80 процентка кадәр тулыланган. Сентябрь-октябрь айларында броньлау дәрәҗәсе-70-80 процентта», - дип искәртә Аксенов.

Кырым ике ел рәттән туристлар агымы үсеше буенча рекорд куйды: 2018 елда ярымутрауда 6,8 миллион кеше, 2019 елда төбәктә 7,4 миллион ял итүче булды. Төбәк хакимиятләре быел беренче тапкыр ел әйләнәсе сезон үткәрергә исәп тота.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100