news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чит илдән кайтып, коронавируска тест узмаучыларга биш административ эш кузгатылган

Россия Федерациясе чикләрен узгач, өч көн эчендә тест узарга, нәтиҗәне РФ Бердәм дәүләт хезмәтләре порталында теркәргә кирәк.

(Казан, 1 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Чит илдән кайтып, коронавируска тест узмаучыларга карата биш материал рәсмиләштерелгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә Роспотребнадзор хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.

«Россия Федерациясе чикләрен узгач, өч көн эчендә тест узарга, нәтиҗәне РФ Бердәм дәүләт хезмәтләре порталында теркәргә кирәк. Әгәр моны башкармасаң, РФ Административ хокук бозулар кодексының 6.3 маддәсенең икенче өлеше буенча административ җаваплылык каралган. Штраф күләме 15 мең сумнан 40 мең сумга кадәр», — дип кисәтте Любовь Авдонина.

Ул бүген 4 мең 700 анкета беркетелгәнен әйтте. 590 кеше тест нәтиҗәләрен әле кертмәгән. «Тест узмаучылар белән полиция һәм Роспотребнадзор шөгыльләнә. Тест узмаучыларга карата биш материал рәсмиләштерелгән. Алар судка юлланган. Суд административ санкция турында карар чыгарачак», — диде ведомство вәкиле.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100