news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чавушоглу татарстанлыларны бер гасырлык юбилей белән котлады

Министр Татарстан белән Төркия арасындагы хезмәттәшлек киләчәктә дә Төркия-Россия мөнәсәбәтләренә үз өлешен кертер, дип ышануын белдерде.

(Казан, 1 сентябрь, «Татар-информ»). Төркия Тышкы эшләр министры Мәүлет Чавушоглу татарстанлыларны Республика көне белән котлады. Министр ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов адресына телеграмма җибәрде. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Төркия белән Татарстан арасында тарихи һәм мәдәни багланышларга нигезләнгән хезмәттәшлек, соңгы вакытта аның уңышлы үсешен без зур шатлык белән күзәтәбез, алга таба да үсәчәк һәм Төркия-Россия мөнәсәбәтләренә үз өлешен кертүне дәвам итәчәк, дип ышанам», — диде Мәүлет Чавушоглу һәм ТР Президентына һәм республика халкына сәламәтлек, бәхет һәм иминлек теләде.

Элегрәк Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган Республика көне уңаеннан котлау телеграммасы юллаган иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100