news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел Татарстанда суга батып үлгән балалар былтыргыга караганда бишкә күбрәк

Татарстанда барлыгы 79 кешенең гомере су астына китеп өзелгән, былтыргыга караганда, бу 27 кешегә күбрәк.

Быел Татарстанда суга батып үлгән балалар былтыргыга караганда бишкә күбрәк
архив/Владимир Васильев

(Казан, 1 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Быел Татарстан сулыкларында тугыз бала батып үлгән. Бу, узган ел белән чагыштырганда, бишкә күбрәк. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең сулыкларда халык иминлеге бүлеге башлыгы Регина Гаязова хәбәр итте.

Татарстанда барлыгы 79 кешенең гомере су астына китеп өзелгән, былтыргыга караганда, бу 27 кешегә күбрәк. Суга егылу сәбәпле, 5-12 яшьтәге дүрт бала, рөхсәт булмаган җирдә коенган өчен биш бала батып үлгән. Белгеч барлыгы алты бала коткарылганын әйтте.

«Барлык очракларда да балалар янәшәсендә ата-аналар булмаган. Балаларны йөзәргә өйрәтергә кирәк», — диде Регина Гаязова. Ул көймәләргә дә жилетсыз утырмаска киңәш итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100