news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан урман хуҗалыкларында орлык әзерләү эшләре бара

Урманчылар 11,4 мең килограммнан артык орлык әзерләргә җыена.

Татарстан урман хуҗалыкларында орлык әзерләү эшләре бара
minleshoz.tatarstan.ru

(Казан, 1 сентябрь, "Татар-информ"). Татарстан Республикасы урман хуҗалыкларында  урман барлыкка китерүче төп агач төрләренең орлыкларын әзерләү эше дәвам итә. Бу турыда ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

29 августка 898 кг орлык әзерләнгән, шул исәптән ылыслы агач төрләре – 355 кг.

Иң күп орлыкны Саба өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы туплаган. Шулай ук лидерлар арасында Мамадыш урман хуҗалыгы һәм Азнакай урман хуҗалыгы бар.

Быел республика урманчылары тарафыннан 11,4 мең килограммнан артык орлык әзерләү планлаштырыла. 

news_right_1
news_right_2
news_bot