news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда җиләк-җимеш һәм яшелчәнең сыйфаты турында кайнар элемтәгә шалтыратып була

Сорауларны (843) 273 34 85 телефоны буенча әйтергә мөмкин.

(Казан, 1 август, «Татар-информ», Сельвина Илкәева). Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе 2 августтан җиләк-җимеш, яшелчә продукциясенең сыйфаты һәм куркынычсызлыгы, шулай ук яраклылык вакытына бәйле сораулар буенча кайнар элемтә оештыра.

«Казанда һәм Татарстан Республикасында яшәүчеләрнең сорауларына ТР буенча Роспотребнадзор идарәсенең туклану гигиенасына күзәтчелек итү бүлеге белгечләре җавап бирәчәк», — диелә ведомство хәбәрендә.

Татарстанлылар үз сорауларын (843) 273 34 85 телефоны буенча бирә ала. Кайнар элемтә 13 августка кадәр иртәнге 10нан көндезге 4кә кадәр эшләячәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100