news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан туристларының яртысыннан артыгы – республикага кабат килүче кешеләр

Туристлар республикадагы барлык истәлекле урыннарны да карап өлгермәгәнгә күрә яңадан килә.

Татарстан туристларының яртысыннан артыгы – республикага кабат килүче кешеләр
Архив: Солтан Исхаков

(Казан, 1 август, «Татар-информ»). Татарстанда туристларның күпчелеген республикага кабат ял итәргә килүчеләр тәшкил итә. ТР Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов Андрей Кузьминга биргән интервьюсында шулай дип белдерде.

«Без туристларның Татарстанга сәфәр кылганнан соң калдырган фикерләренә мониторинг үткәрәбез, алар республика халкының кунакчыллыгын, чисталыкны һәм бик яхшы инфраструктураны билгеләп үтә. Шунлыктан кешеләр бирегә кабат килергә әзер, чөнки берьюлы барысын да карап өлгерә алмыйлар. Туристларның 60 процентка якыны — Татарстанга яңадан килүчеләр», — диде Иванов.

Киләчәктә туризм өлкәсендә эшләүчеләр әлеге санны «Бөек Болгар юлы» проекты хисабына арттырырга ниятли. «Татарстанда ике яки өч тапкыр булган кешеләрнең бирегә дүртенче, бишенче мәртәбә килүен, республика һәм күрше төбәкләр белән танышуын телибез», — дип искәртте спикер.

Бүген Татарстан туризм базарында Европа илләре белән көндәшлек итә. Мәскәү һәм Санкт-Петербургта яшәүчеләр Татарстанга сәяхәт итүне Европаның башка илләренә альтернатива буларак карый.

«Без республикага Казанда беркайчан да булмаган һәм Европага яки башка чит илләргә даими рәвештә сәяхәт иткән бик күп кешенең килүен күрәбез», — диде ТР Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе.

Интервьюның тулы версиясе sntat.ru сайтында дөнья күрәчәк. Видеоверсиясен «Татар-информ» агентлыгының YouTube видеохостингындагы каналында карарга мөмкин.

Тамашачылар әңгәмәнең телевизион вариантын «Андрей Кузьмин белән галстуксыз интервью» программасында «Татарстан 24» телеканалында шимбә көнне — 18.30, якшәмбедә 13.30 сәгатьтә карый ала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100