Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әгерҗедә ТАССРның 100 еллыгы флагын каршы алдылар
Тепловозга Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалеры, тимерьюлчы Александр Журавлев исемен бирү уңаеннан тантаналы чара да булды.
(Әгерҗе, 1 август, «Татар-информ», «Әгерҗе хәбәрләре»). 1 август — тимерьюлчылар шәһәре көнендә Әгерҗедә алу һәм тепловозга Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалеры, тимерьюлчы Александр Журавлев исемен бирү уңаеннан тантаналы чара булды. Чара Әгерҗенең вокзал яны мәйданында узды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Бәйрәмне алып баручыларның: ТАССРның 100 еллыгына багышланып агымдагы елның 30 гыйнварында Бурятиядә башланган флаг эстафетасы, ниһаять, бүген безнең шәһәргә дә килеп җитте. Флагны каршы алабыз, — дигән сүзләре һәм алкышлар астында флагны бәйрәм узучы мәйданга алып керделәр.
«Бүген без Әгерҗе районында юбилей флагын кабул итәбез. Әлеге флагтагы ак төс ниятләребез һәм уңышларыбызның аклыгын, ә алтынсу төс республикабызның казанышларын чагылдыра. Татарстанның киләчәктә дә тотрыклы рәвештә социаль-икътисади үсеш юлында булачагына ышанабыз», — дип билгеләп үтте район башкарма комитеты җитәкчесе Азат Вәлиев һәм тарихи флагка Әгерҗе районы гербы билгесен беркетте.
Флаг сәяхәтен дәвам итәчәк. Алга таба аны Аксубай муниципаль районы кабул итеп ала. Ә 30 август — республика көнендә ул Казанга әйләнеп кайтачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз