news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөгелмәдә туып-үскән космонавт космоска очарга әзерләнә

Роскосмос мәгълүматы буенча, пилотлы «Союз МС-17» корабле белән «Союз-2.1а» ракетасы 2020 елның октябрендә «Байконур» космодромыннан җибәреләчәк.

Бөгелмәдә туып-үскән космонавт космоска очарга әзерләнә

(Казан, 1 август, «Татар-информ»). Бөгелмәдә туып-үскән Сергей Рыжиков космоска очарга әзерләнә. Корабль командиры сыйфатында Россия Герое һәм Бөгелмәнең мактаулы гражданины Халыкара космик станциягә очачак. Бу хакта «Бугульминская газета» яза.

Роскосмос мәгълүматы буенча, пилотлы «Союз МС-17» корабле белән «Союз-2.1а» ракетасы 2020 елның октябрендә «Байконур» космодромыннан җибәреләчәк. «Союз МС-17» корабле экипажы составына Россия космонавтлары Сергей Рыжиков, Сергей Кудь-Сверчков, шулай ук NASA астронавты Кэтлин Рубинс керәчәк.

Сергей Рыжиков 1974 елның 19 августында Бөгелмәдә туган. Космонавт 2016 елның октябреннән 2017 елның апреленә кадәр «МС-02 Союзы» корабле экипажы командиры һәм Халыкара космик станция экипажы бортинженеры сыйфатында иң озак космик очыш башкарды. Ул 173 көн 3 сәгать 15 минут һәм 21 секунд очкан.

2018 елда Сергей Рыжиков «Халыкара космик станциядә озак вакытлы космос очышын башкарганда күрсәткән батырлыгы өчен» Россия Федерациясе Герое исеменә лаек булды.

Шулай ук татарстанлы Россия очучы-космонавты исеменә дә лаек булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100