news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Данияда пәрәнҗә ябынып йөрү тыелу турында закон үз көченә керде

Җәмәгатьчелек урыннарында чәчләрне генә каплый торган яулык киеп йөрү элеккечә рөхсәт ителә.

(Казан, 1 август, “Татар-информ”). Данияда җәмәгатьчелек урыннарында пәрәнҗә, чадра ябынып йөрү тыелу турында закон үз көченә керде. Бу хакта "Юлландс постен" басмасы хәбәр итә, дип яза “Интерфакс”.

Закон кысаларында җәмәгатьчелек урыннары транспорт, уку йортлары, хастаханә, шулай ук дәүләт учреждениеләре санала. Бу законны бозган өчен 1 мең крон (134 евро) штраф, ә законны 4 тапкыр бозган очракта 10 мең крон штраф каралган.

Җәмәгатьчелек урыннарында чәчләрне генә каплый торган яулык киеп йөрү элеккечә рөхсәт ителә.

Мондый законнар Европаның Бельгия, Нидерланд, Франция һәм Австрия илләрендә дә кабул ителгән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot