news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстаннан Айдар Гатиятов Россиянең фән һәм югары белем министры урынбасары булды

Аңа кадәр Айдар Гатиятов Россия фән министрлыгының милек комплексын үстерү һәм бюджет инвестицияләре департаменты директоры булып эшләгән.

(Казан, 1 июль, «Татар-информ»). Татарстанда туып-үскән Айдар Гатиятов Россиянең фән һәм югары белем министры урынбасары итеп билгеләнде. Бу хакта карарны Россия Пермьер-министры Михаил Мишустин имзалады, дип хәбәр итә министрлыкның матбугат хезмәте. 

«Гатиятов Айдар Ринат улын Россия Федерациясенең фән һәм югары белем министры урынбасары итеп билгеләргә», — диелә документта. 

  • Аңа кадәр Айдар Гатиятов Россия фән министрлыгының милек комплексын үстерү һәм бюджет инвестицияләре департаменты директоры, ә соңыннан ведомствоның бюджет инвестицияләре департаменты директоры булып эшләгән. 
  • Татарстанда ул Универсиаданың башкарма дирекциясендә әйдәп баручы белгеч була (2011-2012), 2012-2019 елларда республиканың Төзелеш министрлыгында эшләгән. 
news_right_1
news_right_2
news_bot