news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда ачык һавада чаралар үткәрү тыелмый

Чаралар үткәргәндә оештыручылар ковидка каршы иминлек чараларын үтәүне тәэмин итәргә тиеш.

(Казан, 1 июль, «Татар-информ», Егор Никитин).Татарстанда ачык һавада массакүләм чаралар рөхсәт ителгән, әмма аларны оештыручылар ковидка каршы катгый куркынычсызлык чараларын тәэмин итәргә тиеш. Бу хакта брифингта журналистларга ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«Безнең республикада ачык һавада чаралар үткәрү тыелмый. Әмма моны санитар-эпидемиологик таләпләрне катгый үтәп эшләргә кирәк», — диде Галимова.

Ул илдә һәр төбәкнең конкрет эпидемиологик хәлне исәпкә алып теге яки бу чикләүләрне кертү өчен вәкаләтләре булуын искәртте. 

news_right_1
news_right_2
news_bot