Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бөгелмәдә шәһәр суды тарихы музее ачылды
Музей Бөгелмә шәһәр суды рәисе Ленар Хәсәнов инициативасы һәм шәһәр суды хезмәткәрләренең уртак тырышлыгы белән ачылды.
(Бөгелмә, 1 июль, «Татар-информ», «Бөгелмә авазы»). Шушы көннәрдә Татарстан Бөгелмә шәһәр суды тормышында истәлекле вакыйга булды, беренче тапкыр ТР Бөгелмә шәһәр суды тарихы музее ишекләре ачылды. Бу хакта шәһәр суды матбугат секретаре А. Р. Насыйрова сөйләде.
Тасманы тантаналы рәвештә ТР Югары Суды рәисе И.И.Гыйләҗев һәм ТР Бөгелмә шәһәр суды рәисе Л.М.Хәсәнов кистеләр.
«ТР Бөгелмә шәһәр суды тарихы-йөзләрдә» портрет фотогалереясен шулай дип атарга мөмкин булыр иде. 1945 елдан башлап Бөгелмәдә шәһәр суды рәисләренең эше турында тулырак мәгълүматны суд сайтында түбәндәге сылтама буенча укый аласыз: http://bugulminsky.tat.sudrf.ru/modules.php?name=info_court&rid=8
Татарстан Республикасы Югары Суды рәисе И.И.Гыйләҗев тәкъдимнәр һәм теләкләр китабына беренче булып язды: «Музейны ачуда бик теләп катнаштым. Музей турындагы экспонатлар һәм мәгълүмат бик ошады. Афәрин! Алга таба экспозициянең тулылануын һәм килүчеләр саны күп булуын телим».
Музей Бөгелмә шәһәр суды рәисе Ленар Хәсәнов инициативасы һәм шәһәр суды хезмәткәрләренең уртак тырышлыгы белән ачылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз