news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актанышта сугыш хәрәкәтләре ветераннарын искә алдылар

Актаныш районында туып-үскән 128 егет Төньяк Кавказ төбәге сугыш хәрәкәтләрендә катнаша.

(Актаныш, 1 июль, «Татар-информ», «Актаныш таңнары», Ләйсән Газизова). 1 июльдә, Сугыш хәрәкәтләре ветераннары көнендә Актаныш районында яшәүче Чечня, Кавказ, Абхазия сугышларында катнашкан ветераннар Җиңү паркына җыелды. Сугышта һәлак булган, кайтып тыныч тормышта вафат булган солдатларны искә алу чарасы оештырылды.

Актаныш районында туып-үскән 128 егет Төньяк Кавказ төбәге сугыш хәрәкәтләрендә катнаша.

Иске Сәфәр авылыннан Рәмзил Заһитов белән Тыңламастан Илнур Нургалиев яу кырында батырларча һәлак була, туган авылларына гәүдәләре табутта гына кайта. Бу яугирләр туып-үскән йортларга мәрмәр такталар куелды. Шулай ук кайнар бәрелешләрдә катнашкан башка ветераннар да онытылмый. Көзен РТС бистәсендә яшәгән Салават Мусинның төп нигезенә истәлек язуы беркетергә һәм зираттагы кабер ташын яңартырга исәпли Чечняда хезмәт иткәннәр, диелә хәбәрдә.

Митингта әфган сугышы ветераны Фаис Ваһапов «Без юкка гына сугышмаганбыздыр, илебезнең бүгенге тынычлыгын булдыруда безнең дә өлешебез кергәндер, дип ышанасы килә. Вьетнам, Сириядә барган сугышларда катнашканнарны да бүген 1 июльдә искә алабыз, — дип мондый вакыйгаларның кабатланмавын теләде.

Чечня сугышы ветераны Зөлфәт Әхмәтҗанов «Безнең батырлыкны балалар да белеп үсәргә тиеш, бердәм булыйк, авырлыклар килгәндә бер-беребездән ярдәм сорарга кыенсынмыйк, -дип солдат дусларына мөрәҗәгать итте. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100