news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәй районында беренчеләрдән булып тавыш бирү участогына 82 яшьлек Мария Пудова килде

Зәйдә алдан тавыш бирү барышында инде барлык сайлаучыларның 78 проценты үз сүзен әйтергә өлгергән.

Зәй районында беренчеләрдән булып тавыш бирү участогына 82 яшьлек Мария Пудова килде
zainsk-rt.ru

(Зәй, 1 июль, «Зәй офыклары», «Татар-информ»). Зәй районында Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертү өчен тавыш бирү участогына иң беренчеләрдән булып 82 яшьлек Мария Пудова килде. Бу хакта район басмасы хәбәр итә.

"Ил киләчәге өчен балалар, оныкларымны күздә тотып, яхшы үзгәрешләр өчен, тавыш бирәм", - диде Мария Пудова.

Зәйдә иртәнге сәгать 8дән барлык 64 сайлау участоклары да эшкә кереште. Безнең газета журналистлары урыннарда эшли. Николай Шамионов, мәсәлән, шәһәрнең 4нче мәктәбендә урнашкан 1437нче сайлау участогында тавыш бирү барышын күзәтте.

Биредә барлыгы 1350 зәйле РФ Конституциясенә төзәтмәләр кертү өчен үз тавышын бирергә тиеш. Алдан тавыш бирү баврышында инде барлык сайлаучыларның 78 проценты үз сүзен әйтергә өлгергән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100