Түбән Камада яңа җәмәгать объектлары төзелешенә 700 миллион сум тотылачак

Аларны гамәлгә ашыру 300 дән артык яңа эш урыны булдырырга мөмкинлек бирәчәк.

(Казан, 1 июль, «Татар-информ»). Түбән Камада «Скайлюкс» кунакханә комплексы, фитнес-үзәк һәм термалар төзелә. Проектлар буенча инвестицияләрнең гомуми күләме 700 млн сумнан артып китә. Аларны гамәлгә ашыру 300 дән артык яңа эш урыны булдырырга мөмкинлек бирәчәк. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

«Скайлюкс» — спа-зонасы булган, 90 номерга исәпләнгән дүрт йолдызлы кунакханә. Шулай ук биредә 1000 кешегә исәпләнгән конференц-зал урнашачак. Комплекс Шинчылар проспектында төзелә, аны киләсе елда ачарга планлаштыралар.

Бассейнлы «X Fit» фитнес-үзәге — спорт белән шөгыльләнү һәм сәламәтләнү өчен 3 мең квадрат метрдан артык территория. Инвесторлар — Казаннан.

«Объектның шәһәрнең яңа өлешендә, безнең яшь гаиләләр яши торган Студентлар урамында урнашуы бик мөһим. Абонементның бәясе елына 28 мең сум тәшкил итәчәк», — ди Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Радмир Беляев.

«Түбән Кама термалары» Тукай урамындагы төзелеп бетмәгән бина урынында торгызыла, эш муниципаль-хосусый партнерлык аша тормышка ашырыла. Биредә 20 төр мунча, балалар һәм өлкәннәр өчен күпфункцияле бассейн, мини-аквапарк урнашачак. Обектны 2021 елда файдалануга тапшыру планлаштырылган.

«Проект көненә 1,5 меңнән артык кешегә исәпләнгән», — ди Радмир Беляев.