news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә машина йөртүчеләр өчен яңа кагыйдәләр үз көченә керде

Инвалидлар өчен парковка кагыйдәләре үзгәрә.

(Казан, 1 июль, «Татар-информ»). 1 июльдән Россиядә машина йөртүчеләр өчен берничә яңа кагыйдә үз көченә керә. Бу турыда «РИА-Новости» хәбәр итә.

Шулай итеп, «Тәгәрмәчле транспорт чараларының куркынычсызлыгы турында» Таможня берлеге техник регламентының яңа ГОСТы гамәлгә керә башлый. Документ руле уң якта булган автомобильләрне Россиягә кертүгә һәм эксплуатацияләүгә таләпләрне катгыйландыра. M2 һәм M3 категориясенә керә торган руле уң якта булган техниканы (төзелеш махсус техникасы, үзбушаткыч, манипуляторлы йөк машиналары, пассажир автобусы һәм микроавтобус) илгә кертү тулысынча тыела. Бу чикләүләр илгә яңа кагыйдәләр кертелгәнче эләккән транспорт чараларына кагылмый.

Инвалидлар өчен парковка кагыйдәләре үзгәрә. Мөстәкыйль хәрәкәт итүдә чикләнгән, шулай ук «Инвалид» билгесе белән 1 июльгә кадәр бушлай парковкадан файдаланган өченче төркем инвалидларга бушлай парковка тиеш. Аларга шулай ук дәүләт хезмәтләре алу өчен медик-социаль экспертиза документларын тапшырырга туры килмәячәк.

1 июльдә үз көченә керергә тиешле кайбер кагыйдәләрне киләсе елга күчерделәр. Алар арасында — машина йөртүчеләрнең медицина тикшерүенә яңа таләпләр, алар нигезендә кайбер автомобильчеләргә табиб-нарколог карары буенча өстәмә анализлар тапшырырга туры киләчәк. Норма 2021 елның 1 гыйнварында эшли башлаячак.

Бу транспорт чаралары конструкциясен үзгәртүгә яңа таләпләр кертүгә дә кагыла, алар нигезендә автомобиль хуҗалары машина тюнингына рөхсәт алырга һәм ЮХИДИда куркынычсызлык таләпләренә туры килү турында таныклык алырга тиеш булачак. Бу кагыйдәләр 2021 елның 1 февралендә үз көченә керәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100