news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Менделеевск районы авылларында яшәүчеләр Конституция төзәтмә өчен актив тавыш бирә

Авыл Мәдәният йортында техник хезмәткәр булып эшләүче Надежда Тукачева беренчеләрдән булып үзенең гражданлык бурычын үтәде.

Менделеевск районы авылларында яшәүчеләр Конституция төзәтмә өчен актив тавыш бирә
mendeleevskyi.ru

(Казан, 1 июль, «Татар-информ», «Менделеевск яңалыклары»). Менделеевск районы авылларында яшәүчеләр Конституциягә төзәтмәләр кертү өчен тавыш бирү участокларына иртәдән үк килә башлаган. Көн дәвамында авыл халкының активлыгы күзәтелә. Бу хакта район газетасы яза.

Керәшен мәдәнияте үзәгендә урнашкан 1929 нчы номерлы участок сайлау комиссиясе иртәнге сигездә эшли башлады. Авыл Мәдәният йортында техник хезмәткәр булып эшләүче Надежда Тукачева беренчеләрдән булып үзенең гражданлык бурычын үтәде.

«25 июньнән башлап мин көн саен монда. Авылдашларның иминлеген саклау өчен бинага санитар эшкәртү уздырам», — дип сөйләде Надежда Тукачева. Ул лаеклы пенсия белән тәэмин итү турындагы үзгәрешләр өчен тавыш бирүен дә әйтте.

Бинага кергәндә барлык процедуралар да башкарыла: контактсыз термометр белән сайлаучыларның температурасын үлчиләр, битлек, перчатка, ручка бирәләр. Ә бинада уйнаган музыка тавыш бирүчеләрнең кәефен күтәрә. 

Авыл башлыгы Валентина Мамакова сөйләгәнчә, көн дәвамында Карманково һәм Иске Гришкино авылларына ике күчмә тавыш бирү оештырылган. «Кешеләрнең актив булуы куандыра», — диде җитәкче. Ул үзе дә илнең Төп законына үзгәрешләр кертү өчен беренчеләрдән булып тавыш биргән.

«Аларда (төзәтмәләрдә — Т-и. искәрмәсе) мәдәни кыйммәтләр турында телгә алынуы да куанычлы. Безнең авылда Керәшен мәдәнияте үзәге эшли, музейны милли төсмерләр белән баету эшен алып барабыз», — диде Валентина Мамакова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100