Чирмешәндә сайлаучыларның 83 проценты РФ Конституциясе буенча алдан тавыш биргән

Чирмешән районында барлык 34 сайлау участоклары тиешле вакытта ачылган.

(Чирмешән, 1 июль, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Кадыйр Гомәров). Чирмешән районында сайлаучыларның 83 проценты Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча алдан тавыш биргән. Бу хакта район басмасы хәбәр итә. 

«Районда 12 мең 15 кеше, ягъни исемлектәгеләрнең 83 проценты алдан тавыш бирде инде», — диде район территориаль сайлау комиссиясе рәисе Рамил Әхмәдуллин. — Тавыш бирүгә бәйле закон бозулар хакында шикаятьләр юк. Бүген участокларда күзәтүчеләр дә эшли. 

Чирмешән районында барлык 34 сайлау участоклары тиешле вакытта ачылды. 

Участоклар урнашкан биналар дезинфекцияләнгән, килүчеләргә саклану чаралары әзерләп куелган.

Бүген Россия Конституциясенә үзгәрешләр кертү буенча референдум иртәнге 8дән 20 сәгатькә кадәр уза. Үзең белән паспорт алып килергә.