news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәт районының Елховой мәктәбендә Әсгать Сәлах исемендәге укулар үткәрделәр

Җиңүчеләр «Иҗади һәм тарихи эшчәнлек», «Яшь язучы», «Фәнни-эзләнү эше», «Практик-гамәли эш» номинацияләре буенча билгеләнде.

Әлмәт районының Елховой мәктәбендә Әсгать Сәлах исемендәге укулар үткәрделәр
https://tatar-congress.org/

(Казан, 1 июнь, «Татар-информ»). Әлмәт районының Елховой урта мәктәбендә язучы, матбугат ветераны, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Рафаэль Төхфәтуллин исемендәге әдәби бүләк иясе Әсгать Сәлах исемендәге укулар узды.

Үсеп килүче буында әдәбиятка, тарихка мәхәббәт, кызыксыну уяту, укучыларны иҗатка якынайту максатыннан оештырылган бу күркәм чара инде алтынчы мәртәбә үтте. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Җиңүчеләр «Иҗади һәм тарихи эшчәнлек», «Яшь язучы», «Фәнни-эзләнү эше», «Практик-гамәли эш» номинацияләре буенча билгеләнде.

Лаеклыларга бүләкләрне Елховой, Түбән Абдул авылларында туып-үскән хөрмәтле иганәчеләр Ильяс Сәлахов һәм Рәйханә Ханнанова әзерләгәннәр иде. Әлеге күркәм чарада туган авылларын, мәктәпне сагынып кайткан шагыйрә Сирень Якупова һәм яшь шагыйрә Сәрбиназ Шәйхулова да катнашты.

Бәйрәм балалар өчен мәктәп ишегалдында оештырылган искиткеч матур Сабантуй белән тәмамланды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100