news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда туристлар өчен уникаль тәкъдимнәр әзерләнде

Covid-19 аркасында кертелгән чикләү чараларын акрынлап бетерүгә бәйле рәвештә, Татарстанның Туризм буенча дәүләт комитеты җәйгә кризиска каршы тәкъдимнәр әзерләде.

Татарстанда туристлар өчен уникаль тәкъдимнәр әзерләнде
Рамиль Гали

(Казан, 1 июнь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Татарстан туристлык тармагы вәкилләре җәйге туристлык сезонына Россиядән килгән кунаклар өчен кызыклы тәкъдимнәр әзерләде. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстанның Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов хәбәр итте.

«Бу тәкъдимнәр республикада сәяхәт итүче Россия һәм төбәк туристлары өчен гамәлдә. Алар Татарстанның Туризм буенча дәүләт комитеты тарафыннан отельер һәм ресторатор коллегалар белән берлектә эшләнде. Гаилә ялы өчен «Ике плюс бер» акциясе старт ала. Аннан файдаланган балалы гаиләләр 12 яшькә кадәрге балаларны бушлай урнаштыру мөмкинлеге алачак», — дип хәбәр итте спикер.

Тагын бер акция - «Өч төнгә ике төн бәясе». Ике төнне броньлаган вакытта турист тагын бер төнгә яшәү өчен бүләк ала. Кунакханәнең әлеге тәкъдимнәрдән файдаланган барлык кунаклары да бүләккә Казан үзәге буйлап ике сәгатьлек түләүсез экскурсия алачак. Акциядә барлыгы Казанның 24 кунакханәсе катнашачак. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100