news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәттә күп балалы гаиләләр өчен cоциаль кибет оештырылган

Һәр гаилә әгъзасына 500 сумлык талон бирелә.

Әлмәттә күп балалы гаиләләр өчен cоциаль кибет оештырылган
http://almet-rt.ru

(Әлмәт, 1 июнь, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары»). «Ярдәм янәшә!» республика хәрәкәтенә Әлмәт эшмәкәрләре дә кушылган. Шуларның берсе — Василий Ипатьев. Ул биш һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләнүче күпбалалы гаиләләр өчен акция оештырган.

Әлмәттә мондый 70 гаилә исәпләнә. Һәр гаилә әгъзасына 500 сумлык талон бирелә. Аның белән аяк киеме, кием-салымны бөтенләй бушка алырга мөмкин. Калганын исә сатып алырга була. Әлеге кибеттәге әйберләрнең бәясе 10 сумнан алып 300 сумга кадәр.

Василий Ипатьев барлыгы 2 млн сумлык товар таратуны планлаштыра. Реклама Шулай ук акция дүрт бала тәрбияләнүче гаиләләр өчен дә узачак. Әлмәттә мондый 187 гаилә бар.

Әлмәттә «Ярдәм янәшә!» республика акциясенең волонтерлык хәрәкәтен җитәкләүче, депутат Вячеслав Колотовкин ярдәмгә мохтаҗ кешеләр күп булуын, шуңа күрә бу эшкә битараф булмаган башка эшмәкәрләр дә кушыла алуын билгеләп үткән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100