news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эпидемиолог: Кеше CОVID-19 инфекциясен йорт хайваныннан йоктыра алмый

Кешегә мәчедән инфекция йога алмый. Бу исбатланган факт, ди белгеч.

(Казан, 1 июнь, «Татар-информ»). Кеше CОVID-19 инфекциясен йорт хайваныннан, хәтта йогышлы булганнарынан да йоктыра алмый, чөнки «аларның үз коронавируслары» бар. Роспотребнадзор эпидемиология фәнни үзәге директорының фәнни эш буенча урынбасары Александр Горелов шул турыда әйтте. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

«Чынлыкта, бу яктан тыныч булырга кирәк. Әйе, песи күпмедер дәрәҗәдә, меңнең бер процент өлешендә авыруны кешедән йоктыра ала. Әмма, кешегә мәчедән инфекция йога алмый. Бу исбатланган факт. Бер гаиләдә яшәсәләр, мәчедән мәчегә авыру йогарга мөмкин», - дип сөйләде Горелов Гомумроссия Халык фронтында узган матбугат конференциясендә.

«Шуңа күрә, әйдәгез, йорт хайваннарыбызны тынычлыкта калдырыйк. Аларның үз коронавируслары бар. Этләр өчен дә коронавируслардан прививка бар. Тәпиләрен юабыз да шатланып яшәүне дәвам итәбез», - дип тәмамлады Горелов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100