Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Быел Татарстан Дәүләт торак фонды күп балалы 46 гаиләне торак белән тәэмин итәчәк
Күп балалы гаиләләр өчен фатирлар «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты буенча төзелгән йортларда сайлап алыначак.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 1 июнь, «Татар-информ»). Быел Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды күп балалы 46 гаиләне торак белән тәэмин итәргә планлаштыра. Бу турыда Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Алар өчен торак Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән төзелгән „Торак һәм шәһәр мохите“ илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында төзелгән йортларда сайлап алыначак», — диелә хәбәрдә.
Фатирлар кереп яшәрлек итеп тапшырыла, сантехника, плитәләр, янгын сигнализациясе датчиклары, су, электр энергиясен исәпкә алу счетчигы, җылылык регуляторлары һәм мәгълүматларны ерактан торып санауның автомат системасы белән җиһазландырылган.
2020 елда Дәүләт торак фонды гомуми мәйданы 273,6 мең кв.метр булган 4970 фатирлы 130 йорт төзергә планлаштыра.
Дәүләт торак фонды 15 ел эчендә күп балалы гаиләләргә 541 фатир тапшырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз