Казан Балалар тимер юлы бүген яңа пассажир сезонын ачты

Бу җәйдә анда 450 дән артык укучы яшь тимер юлчы һөнәре серләренә төшенәчәк
(Казан, 1 июнь, “Татар-информ”). Җәйнең беренче көнендә Казан Балалар тимер юлы яңа сезонын ачты. Яшь тимер юлчылар “Радуга” поездында Залесный бистәсеннән Карьерга кадәр пассажирлар ташыячак.

Балалар тимер юлында локомотив машинисты да, станция дежурные, вагоннар караучы, юл ремонтлаучылар, проводник һәм контролер-ревизорларның барысы да мәктәп укучылары. Шул рәвешле, бу җәйдә Казан, Ижевски, Әгерҗе, Канаш һәм Чабаксардан 450 дән артык укучы уку елы дәвамында алган теоретик белемнәрен Казан Балалар тимер юлында практикада тикшерү мөмкинлеге алачак. Горький тимер юлы Казан бүлегенең җәмәгатьчелек белән элемтәләр хезмәте хәбәр иткәнчә, яшь тимер юлчылар тәҗрибәле инструкторлар күзәтүендә эшләячәк.

Казандагы Балалар тимер юлының гомуми озынлыгы 4 км 288 м. Күчмә состав паркы заманча җиһазландырылган ике ТУ-7А тепловозын, 4 пассажир вагонын берләштерә. “Радуга” поездының барлык маршруты нарат урманы яныннан уза. Поезд һәр чәршәмбе, җомга, шимбә һәм якшәмбедә 10.00, 11.23, 14.00 һәм 15.23 сәгатьләрдә “Аккош күле” урман паркы яныдагы Молодежная станциясеннән кузгалып китә. Кассалар иртәнге 9 дан 15 сәгать 15 минутка кадәр эшли.