Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда ял итү бәясе 2019 ел дәрәҗәсендә калган
«Әгәр кайдадыр аз гына бәя күтәрелү булса да, ул үзкыйммәтнең артуына гына бәйле», — диде Сергей Иванов.
(Казан, 1 май, «Татар-информ»). Быел Татарстанда ял итү бәясе 2019 ел дәрәҗәсендә калган. Бу турыда Татарстан Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов Андрей Кузьминга биргән интервьсында әйткән.
Дәүләт комитеты бәяләвенчә, республикада коронавирус вазгыяте сәбәпле, унлап отель һәм хостел ябылган. Чикләр ябылгач ил эчендәге ялга ихтыяҗ кунакханәләргә 2020 елгы югалтуларны компенсацияләү мөмкинлеге бирәчәк, дип өметләнә Сергей Иванов.
«Татарстанда ял бәяләре артмады, алар хәзер 2019 ел бәяләре дәрәҗәсендә дип ачыктан-ачык әйтә алам. Бәлки, инфляцияне исәпкә алып, 3-5 процентка күтәрелгәндер. Ягъни Татарстанда ял итү бүгенге көндә тулысынча мөмкин һәм 2019 ел бәяләренә туры килә», — диде Иванов.
Аның сүзләренчә, кунакханәдә номер, тур, экскурсовод, төшке аш һәм уртача чек бәясе элеккечә калган.
«Әгәр кайдадыр аз гына бәя күтәрелү булса да, ул үзкыйммәтнең артуына гына бәйле. Мисал өчен, азык-төлек продуктлары кыйммәтләнде, оешмаларның тарифлары кайдадыр артты. Гадәти көннәрдә бәя 2019 ел кебек үк калды. Шуңа күрә ял итәргә килергә була», — дип ышандырды Татарстан Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз