Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда социаль ипотека программасы буенча планлаштырылганнан 39 йорт төзелгән
Бүгенге көндә Татарстанда 59 күпфатирлы торак йорт төзелгән.
(Казан, 1 май, «Татар-информ»). Быел Татарстанда социаль ипотека программасы буенча 280 мең кв.метр мәйданлы 161 йорт тапшырылырга тиеш. 1 384 фатирлы 39 йорт төзелгән инде, бу планнан 27 процент дигән сүз. Бу хакта бүген республика Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәргән киңәшмәдә Татарстан Хөкүмәте йортында хәбәр иттеләр.
Әйтик, Актанышта 4 йорт, Алексеевскида 2 йорт, Әлки, Арча, Балтач, Бөгелмә, Югары Ослан, Яшел Үзән, Менделеевск, Тәтештә районында, Чаллыда берәр йорт, Казанда һәм, Түбән Камада икешәр йорт, Яңа Чишмә муниципаль районында 4 йорт, Нурлат муниципаль районында өч йорт, Сабада 13 йорт төзелгән.
71,3 мең кв.метр мәйданлы тагын 75 йорт югары әзерлек дәрәҗәсендә.
Республикада өлешләп төзү программасы буенча проблемалы объектлар 164 күпфатирлы торак йорт исәбенә керә, алар быел коммерцияле торак төзелеше линиясе буенча тапшырылырга тиеш. Бу йортларның гомуми мәйданы 1 млн 265 мең кв.м тәшкил итә.
Бүгенге көндә Татарстанда 59 күпфатирлы торак йорт төзелгән (мәйданы 309 мең кв.м, бу планның 24 процентын тәшкил итә). Шәхси торак төзелеше линиясе буенча 8 330 йорт тапшырылырга тиеш. Еллык план яртылаш үтәлгән: 4 721 йорт (планнан 57 процент) тапшырылган.
Барлыгы 2021 елда Татарстанда 2 млн 670 мең кв.м торак төзелергә тиеш. Гомумән план 38,3 процентка үтәлгән (1 022,2 мең кв.м). Бу 2020 ел күрсәткеченә карата 112 процент тәшкил итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз