news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда Росгвардия оркестры ветераннар өчен сугыш еллары көйләрен уйнаячак

6 майда оркест Мануил Дәүләтшин, Тәлгать Янбәков һәм Валентина Маркина өчен Казанда уйнаячак.

(Казан, 1 май, «Татар-информ», Полина Шевчук). Якындагы атнада Татарстанда Росгвардиянең «Ветеран йорты янында парад» бөтенроссия акциясе узачак.

Фронтовиклар яши торган йортларның ишегалларында хәрби оркестр алар өчен таныш һәм яраткан сугыш елларындагы көйләрне уйнаячак. Ә «Җиңү волонтерлары» шигырьләр укыячак һәм җырлар башкарачак. Чара ахырында Росгвардия хәрби хезмәткәрләре " Прощания славянки» җыры астында парад маршы белән узачак.

6 майда оркестр Мануил Дәүләтшин, Тәлгать Янбәков һәм Валентина Маркина өчен Казанда уйнаячак. 8 майда Әлмәттә росгвардиячеләр лаеклы фронтовик һәм ведомство ветераны отставкадагы ефрейтор Вера Муралеваны котлаячак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100