news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сергей Иванов: Татарстанда автокемпинглар челтәрен үстерергә планлаштыралар

Бу инфраструктураны булдыру өчен өч елга кадәр вакыт кирәк булачак, диде ул.

(Казан, 1 май, «Татар-информ»). Татарстанда АКШта зур популярлык казанган автокемпинглар — автойортлар өчен мәйданчыклар булдыру планлаштырыла.

Бу инфраструктураны булдыру өчен өч елга кадәр вакыт кирәк булачак, диде Татарстан Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов Андрей Кузьминга биргән интервьюсында.

Ул вакытта (автокемпинглар өчен инфраструктура булдырылганнан соң) без Европадан күп санда автокемперлар Россиягә килер дип өметләнә алабыз», — диде ул.

Ул вакытта, аның сүзләренчә, дәүләт комитеты алдында туристлар республикага «транзит» кына түгел, ә монда берничә төнгә тоткарланып калсыннар өчен барысын да эшләү бурычы торачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100