Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россиядә яшәүчеләрнең яртысы атнасына 40 сәгатьтән артык эшли
Бөтенроссия инициативалы сораштыру 2021 елның 28 апрелендә 18 яшьтән өлкәнрәк 1600 респондент арасында үткәрелде.
(Казан, 1 май, «Татар-информ»). Россиядә һәр икенче эш кешесе (49 процент) арттырып эшләүне дә исәпкә алып, бер атнада 40 сәгатьтән артык эшли. Бу турыда Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге сораштыруларына сылтама белән «Интерфакс» хәбәр итә.
Тикшеренүләр буенча, мондый режимда ир-атлар хатын-кызларга караганда ешрак эшли. Бу сорауга ир–атларның 58 проценты, ә хатын-кызларның 38 проценты уңай җавап биргән.
Сораштыру күрсәткәнчә, әгәр эш бирүче атнага 40 сәгатьтән артык эшләү вакытын гарантияле түләсә, мондый шартларда россиялеләрнең дүрттән өч өлеше (76 процент) хезмәт куярга риза, һәр бишенчесе (20 проценты) артык эшләргә теләми.
Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге мәгълүматлары буенча, Россиялеләрнең өчтән бер өлештән артыгы (37 процент) 40 сәгатьлек эш атнасы режимында эшли. Ирләр арасында һәр өченче кеше (33 процент) шулай эшли, хатын-кызлар арасында андыйлар 43 процент тәшкил итә.
Тикшеренү мәгълүматлары буенча, һәр унынчы россияле атнасына 40 сәгатьтән кимрәк эшли. Мондый режимда эшләүче хатын-кызлар ир-атларга караганда өч тапкырга диярлек күбрәк. Ир-атлар 15 процент булса, хатын-кызлар 6 процент тәшкил итә.
Бөтенроссия инициативалы сораштыру 2021 елның 28 апрелендә 18 яшьтән өлкәнрәк 1600 респондент арасында үткәрелде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз