Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Роспотребнадзор чит илдән кайтучы россиялеләргә таләпләрне катгыйландырды
Элегрәк Россиягә чит илдән кайтканнан соң өч көн эчендә COVID-19 га бер генә анализ тапшыру таләп ителә иде.
(Казан, 1 май, «Татар-информ»). Чит илдән кайткан Россия кешеләре хәзер коронавируска тестларны кимендә бер тәүлек аралык белән ике тапкыр тапшырырга тиеш. Бу хакта хокукый мәгълүмат рәсми порталында Россия баш санитария табибының карарында әйтелгән.
Элегрәк Россиягә чит илдән кайтканнан соң өч көн эчендә COVID-19 га бер генә анализ тапшыру таләп ителә иде. Ә Төркия һәм Танзания илләре искәрмә булды, аннан кайтучылар тестны ике тапкыр тапшырырга тиеш булды. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.
«2021 елның 1 маеннан соң чит илләрдән Россия территориясенә кайтучыларга биш көндә СОVID-19 инфекциясе буенча кабат лаборатор тикшеренү узарга кирәк», диелә документта.
Коронавируска беренче һәм икенче анализ арасы кимендә бер тәүлек булырга тиеш, дип аныклана карарда.
Тестлар нәтиҗәләрен Дәүләт хезмәтләре порталына кертергә кирәк. Россиягә кайтучылар анализларны алганчы яшәү урыны буенча изоляция режимын үтәргә тиеш.
Россиягә теләсә нинди транспорт төрендә кайтучы безнең ил гражданнары коронавируска тест бирергә тиеш.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз