news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алабугада «Мин бит татар малае-2021» республика бәйгесе җиңүчесе билгеле булды

Җиңүче исеменә Чаллыдан килгән Рияз Тугушев лаек булды.

Алабугада  «Мин бит татар малае-2021» республика бәйгесе җиңүчесе билгеле булды
Эльмира Әхмәтҗанова

(Алабуга, 1 май, «Татар-информ», «Алабуга нуры», Гөлнур Якупова). Узган атнада «Алтын балык» 29нчы балалар бакчасында республика күләмендә «Мин бит татар малае-2021» бәйгесе булып узды. Анда Алабуга, Кукмара, Арча, Саба, Биектау, Мамадыш, Әлмәт һәм башка районнарда яшәүче һәм балалар бакчасында тәрбияләнүче малайлар әлеге бәйгедә көч сынашты.

Бәйге яшь талантларны ачыклау һәм үстерү, сабыйларда туган телгә хөрмәт тәрбияләү, балаларны һәм ата-аналарны татар халкының гореф-гадәтләренә һәм тарихи-мәдәни мирасына җәлеп итү максатыннан үткәрелде. Алабуга, Кукмара, Арча, Саба, Биектау, Мамадыш, Әлмәт һәм башка районнарда яшәүче һәм балалар бакчасында тәрбияләнүче малайлар әлеге бәйгедә көч сынашты.

«Беренче сайлап алу турына республикабызның 20 районыннан 180 видеочыгыш кабул ителде, шулар арасыннан иң яхшы егермесе сайлап алынды һәм бәйгенең икенче турында катнашу өчен чакырылды. Алар 22 апрельдә үткән финалда чыгыш ясады. Катнашучылар барысы да үзләрен лаеклы күрсәтте, жюри әгъзаларына кемнедер сайлап алу җиңелләрдән булмагандыр, мөгаен», — дип сөйләде 29нчы санлы балалар бакчасының татар теле тәрбиячесе Гүзәлия Әхмәдгалиева.

Катнашучылар чынлап та үз осталыкларын күрсәтеп, жюри әгъзаларын таң калдырды. Чыгыш ясаучыларның берсен алып берсен куярлык түгел — матур итеп җырлыйлар, бииләр һәм саф татар телендә шигырьләр сөйлиләр. Берсеннән-берсе талантлы сабыйлар һәр тамашачы күнелендә соклану һәм горурлану хисе уятты. 

Ахырда жюри әгъзалары киңәшләшеп, урыннар билгеләде. Шулай итеп, җиңүче исеменә Чаллыдан килгән Рияз Тугушев лаек булды.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100