news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов «Үлемсез полк онлайн» акциясендә катнашты

Быел акция Covid-19 коронавирус пандемиясе таралу аркасында онлайн-режимында уза.

Рөстәм Миңнеханов «Үлемсез полк онлайн» акциясендә катнашты

(Казан, 1 май, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Үлемсез полк онлайн» акциясендә катнашты. Ул Instagram социаль челтәрендә әтисенең абыйсы Галимҗан Миңнехановның фотосын урнаштырды.

«Әтинең абыйсы Галимҗан Миңнеханов 1922 елда туган. 359нчы укчы полк составында сугышкан. 1941 елның декабрендә Мәскәү янында һәлак булган», - дип язган фото астына Рөстәм Миңнеханов.

Быел акция Covid-19 коронавирус пандемиясе таралу аркасында онлайн-режимында уза.

Рөстәм Миңнеханов, социаль челтәрләрдә #БессмертныйПолкРоссии, #БессмертныйПолкТатарстан һәм #БессмертныйПолкОнлайн хэштеглары белән фотолар урнаштырып, «Үлемсез полк онлайн» акциясен хупларга чакырды.

news_right_1
news_right_2
news_bot