Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлки районы эшмәкәре өлкәннәр һәм инвалидлар интернаты коллективын сыйлады
Эшмәкәр интернатта эшләүчеләргә үз кафеларында әзерләнгән ярымфабрикатлар — пилмән, мантый, голубцы, шулай ук төрле пироглар җибәрде.

(Әлки, 1 май, «Татар-информ», «Әлки хәбәрләре»). Әлки районы эшмәкәре Гөлсинә Дәүлиева өлкәннәр һәм инвалидлар интернаты коллективына үз кафеларында әзерләнгән ашамлыклар җибәрде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Мәгълүм булганча, бу атна башыннан Юхмачыдагы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты, коронавирус эпидемиясе белән бәйле рәвештә, карантинга ябылды. Интернат хезмәткәрләре бу чорда хезмәт урыннарында яшәп эшлиләр.
Районда карантин шартларында эшләүче бу коллективка ярдәм акциясе игълан ителде. Бүген эшмәкәр Гөлсинә Дәүлиева интернатта эшләүчеләргә үз кафеларында әзерләнгән ярымфабрикатлар — пилмән, мантый, голубцы, шулай ук төрле пироглар җибәрде. Интернат коллективы бу күчтәнәчләрне рәхмәт сүзләре белән кабул итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз