news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

КФУ Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган #ПомнимЧитаемТворим акциясен башлый

Иң яхшы эшләр КФУның һәм партнерларның медиа-платформаларында урнаштыру өчен тәкъдим ителәчәк.

КФУ Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган #ПомнимЧитаемТворим акциясен башлый
Михаил Захаров

(Казан, 1 май, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты Хәтер һәм дан елына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган #ПомнимЧитаемТворим дип аталган әдәби-иҗади акция башлап җибәрә. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә институт директоры Рәдиф Җамалетдинов хәбәр итте.

Акциядә катнашырга теләүчеләр, 30 апрельдән 9 майга кадәр, инстаграм социаль челтәрендәге аккаунтларында эшләрен #ПомнимЧитаемТворим хештегы белән урнаштырырга тиеш булалар.

«Бөек Ватан сугышы яисә Икенче Бөтендөнья сугышы турындагы әдәби әсәрләрдән төрле телләрдә өзек укуның видеоязмасы, Бөек Ватан сугышы яисә Икенче Бөтендөнья сугышы турында музыкаль әсәрләрне җырлау яки инструментта башкаруның видеоязмасы, Бөек Ватан сугышына яисә Икенче Бөтендөнья сугышына багышланган иҗади эшләрнең (рәсем, арт-объектлар, декоратив-гамәли сәнгать әсәрләре һ.б.) фотолары куела», — диде ул.

«Видеоның озынлыгы өч минуттан артмаска тиеш, видео/сурәт горизонталь форматта төшерелергә тиеш, акциядә катнашучы видеоны/сурәтне инстаграм социаль челтәрендәге аккаунтка аерым пост итеп урнаштырырга тиеш (катнашучының профиле ачык булу — мәҗбүри шарт), видеоны/сурәтне тасвирлаганда, #ПомнимЧитаемТворим хештегын күрсәтү мәҗбүри», — дип аңлатты оештыручылар.

Шулай ук эшләрне элгәндә, Казан федераль университеты (@kazanfederaluniversity), Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты (@ifmk.kfu), ИФМК Проверено (@ifmk_provereno) профильләрен билгеләргә кирәк, постның тасвирламасында яки видеоның үзендә әсәрнең исемен һәм авторын оригиналда һәм рус телендә күрсәтү зарур, гомуми белем бирү оешмалары укучыларына уку йортларының исемен күрсәтү шарт.

  • Акциянең мәгълүмати ярдәмчеләре: КФУ сайты, КФУның UNIVER TV каналы, «Татарстан — Яңа гасыр» телерадикомпаниясе, «Татарстан» дәүләт телерадикомпаниясе, «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы, КФУның Каюм Насыйри институты.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100