news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан экспертлары йорт янындагы машиналар проблемасы хакында фикер алышачак

Архитектура һәм урбанистика белгечләре 1 майда 17.00 сәгатьтә онлайн очраша.

Казан экспертлары йорт янындагы машиналар проблемасы хакында фикер алышачак

(Казан, 1 май, «Татар-информ»). Урбанист, «Шәһәр – кешеләр өчен» популяр блогы авторы Аркадий Гершман һәм Казанның баш архитекторы урынбасары Тимур Кадыйров туры эфирда Татарстан ишегалларындагы парковкалар проблемасы хакында фикер алышачак. Онлайн-фикер алышу бүген, 1 майда, 17.00 сәгатьтә YouTube видеохостингында узачак.

«Экспертлар машиналарны ишегалдында урнаштыру мәсьәләсен ничек хәл итү, яңа парковка урыннары булдырганда нәрсә эшләргә ярый һәм ярамавы хакында фикер алышачак», - дип искәртә проект авторлары.

Спикерлар совет заманында ишегалларының машиналар белән ничек тула башлавы, ни өчен хәзер йорт янында парковка урыннары җитмәве һәм әлеге проблеманы ничек хәл итәргә икәнлеге хакында сөйләячәк. Туры эфирның модераторы – Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова.

Кайнар элемтәгә юлланган мөрәҗәгатьләрдән һәм «Безнең ишегалды» программасы сайтыннан күренгәнчә, парковка урыннары мәсьәләсе - Татарстанда яшәүчеләрне иң борчыган проблемаларның берсе. Программа принциплары нигезендә, ишегалларында парковка урыннарын тәртипкә китерәчәкләр, әмма яшел зоналарга зыян китерү хисабына түгел. Ягъни яңа парковка урыннары булдыру өчен сәламәт агачларны кисмәячәкләр.

«Безнең ишегалды» Президент программасы кысаларында онлайн-лекцияләр курсы моннан бер атна элек үткәрелә башлады. Архитектура тарихчысы Денис Ромодин проектның беренче спикеры булды. Аның «Безнең ишегаллары тарихы» дигән лекциясенең язмасы белән YouTube видеохостингында танышырга мөмкин.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100