news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Аэрофлот» лайнерына Муса Җәлил исеме бирелде

Һава судносына герой-шагыйрь исемен кушарга ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдим иткән.

«Аэрофлот» лайнерына Муса Җәлил исеме бирелде
архив/Михаил Захаров

(Казан, 1 май, «Татар-информ»). «Аэрофлот» компаниясенең татар әдәбияты классигы Муса Җәлил хөрмәтенә аталган лайнеры әлеге исем бирелгәннән соң бүген Мәскәүнең «Шереметьево» аэропортыннан тәүге рейска кузгалды.

«Татарстан – Яңа гасыр» телерадиокомпаниясенең федераль һәм Мәскәү хакимият органнары белән хезмәттәшлек буенча генераль директор урынбасары Динә Газалиева Instagram социаль челтәрендәге үз сәхифәсендә шул хакта хәбәр итте.

«Аэрофлот»ның герой-шагыйрь Муса Җәлил исеме бирелгән лайнеры рейска кузгала. 2019 елның декабрендә @rusminnikhanov (Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов – Т-и иск.) авиакомпания җитәкчелегенә шундый инициатива белән чыккан иде. Һәм менә нәтиҗәсе!» - дип язган журналист.

Газалиева шулай ук очкычка Советлар Союзы Герое исеме бирелү «Бөек Җиңүнең – 75 һәм ТАССРның 100 еллыгына искиткеч бүләк» дип атады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100