Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
“Татар-информ” да Җиңү көне уңаеннан узачак чаралар турында сөйләшәчәкләр
Матбугат конференциясендә Татарстан иҗтимагый яшьләр оешмалары лидерлары катнаша.
(Казан, 1 май, "Татар-информ"). Сишәмбе көнне, 2 майда, 11.00 сәгатьтә “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында Җиңү көне уңаеннан матбугат конференциясе уздырылачак. Ул +
Татарстанның иҗтимагый яшьләр оешмалары лидерлары катнашында үтәчәк чараларга багышлана.
Журналистлар сорауларына “Татарстан Республикасы ирекле үсеш үзәге” төбәк иҗтимагый яшьләр оешмасы директоры, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы Анна Синеглазова; “Җиңү волонтерлары” Бөтенроссия иҗтимагый яшьләр оешмасының Татарстан төбәк бүлеге җитәкчесе Азат Идрисов һәм ДОСААФ иҗтимагый яшьләр оешмасының “Курс” төбәк берлеге рәисе Тимур Камалетдинов җавап тотачак.
“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы сайтында матбугат конференциясенең онлайн-трансляциясе алып барылачак. Теләгән кешеләр видеога шәрехләрдә үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алачак.
Матбугат конференциясенә гаммәви матбугат чаралары вәкилләре чакырыла.
Журналистларны аккредитацияләү pr@tatar-inform.ru электрон почтасы аша башкарыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз